Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чаллыны әйләнеп узучы яңа автомобиль юлында өченче рамка барлыкка киләчәк

Бу исә түләүле юл чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Яр Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы тизйөрешле трассада өстәмә рамка  барлыкка килергә мөмкин. Мәсьәлә Татарстан Рәисе кушуы буенча Түбән Кама автомобильчеләренең шикаятьләреннән соң карала.

Хәзер гамәлдәге ике рамканың урнашуы аркасында машина йөртүчеләр артык километрга түлиләр. Яңа конструкцияне Түбән Камага керү юлында Афанасово авылы янында урнаштырырга телиләр, бу бары тик факттагы юлны гына теркәргә һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Транспорт министры инде “Автодор" оешмасы  җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара. Проект шактый чыгымлы: монтажлау-70 миллион сум, еллык хезмәт күрсәтү — тагын 30 миллион сумга төшә. Әмма карар көн саен маршруттан файдаланучы халык турында кайгырту белән бәйле. Әгәр килешүләр үтәлсә, түләү гаделрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев