Чаллы-Зәй юлында машина йөртүче һәлак булган
Бүген Чаллы-Зәй юлының 20 нче чакрымында юл һәлакәте булган.
Чаллы-Зәй юлында КамАЗ йөк машинасы белән Нива автомобиле бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча 32 яшьлек КамАЗ йөртүчесе каршы як полосага чыгып, алдан килүче җиңел машинага бәрелә. Нәтиҗәдә Нива йөртүчесе урында һәлак булган.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев