Быелгы коры җәйдә коеларның бәһасе арта
Бу эссе коры җәйге көннәрдә безне кое коткара, ди Сәвәләй авылында яшәүче Ольга белән Иван Долговлар.
Элегрәк, урамнарга су колонкалары куелганчы, өйләргә су кергәнче, авылларда коелар булган. Хәзер инде бу коеларның күбесе юк, күптән күмелгәннәр. Цивилизация уңайлыклары, краннардан агып торган сулар коеларны кысрыклады. Тик кайбер йорт хуҗалары коеларын саклыйлар әле.
Сәвәләйдә яшәүче Долговлар хуҗалыгында шундый кое сакланып калган.
— Бу коеның кайчан казылуын белмибез дә. Әлеге коега 150 еллар бардыр инде. Суы бик тәмле. Өебезгә су кергән. Кое суын без бакчага сибәр өчен файдаланабыз. Мунчага да суны коедан алабыз, — ди йорт хуҗасы Иван.
Һәркемнең өенә су кергән бүгенге заманда кое кирәк тә түгел кебек... Кайберәүләр су бетсә дип кое казыта, кемдер ата-бабасы истәлеге итеп элекке коеларын саклый. Ә яңгырлар яумаган, суның бер тамчысы да бик кадерле булган җәйге челләдә коеларның кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.
— Бу коега моннан күп еллар элек авылда су беткәндә, язгы ташу чорында чишмәгә төшеп булмаганда, авыл халкы көянтә-чиләк белән суга килә иде. 2010 елда җәй коры килде. Ул вакытта кайбер кешеләрнең коелары кипте, ә безнең коеның суы кимемәде дә, — ди Иван дәдәй.
Кое янына гына хуҗалар җәйге кухня ясап куйганнар. Хуҗабикә Ольга Васильевна кыяр-помидорлар тозлау, компотлар кайнату эшен шунда башкарам, аның өчен кое суы кулланам, ди.
Долговлар коесының бурасы төптән ныклы имән агачыннан буралган, ә өскә табарак су тибрәлгән урынына каен бурасы куелган. Каен агачы суга тәмле тәм бирә икән.
Ә бакчалары бик зур аларның. Анда нинди генә яшелчәләр, чәчәкләр үсми! Розаның гына да җиде төре бар.
— Бакчага су сипмичә калган көнебез юк. Коедан суны насос белән башта савыт-мичкәләргә суыртабыз, аннан савытлардан насос белән генә сиптерәбез бакчага, — ди Ольга апа.
Кайбер авылларда җәен су проблемасы бар. Авылның бер башында башкалар бакчасына су сипкәндә, кайберәүләр бер тамчы суга да тилмереп утыра. Сәвәләйдә дә югары очка су килеп җитмәү очраклары була икән. Ә коесы булган кеше судан иркен файдалана. Коелар эссе җәйдә корылыктан коткара.
Кое казу — саваплы эш, диләр бит халыкта. Безнең илдә эчә торган суны хуҗалык максатларында — бакчага сибәргә, машина юарга, малларга һ.б. максатларда файдаланалар. Ә чит илләрдә су бик кыйммәт йөри, алар моның өчен техник су кулланалар. Һәркем ихатасында кое казып, альтернатив cу чыганагы булдыра ала. Кое казуда чикләүләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев