Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 17 меңнән артык әби һәм бабай диспансеризация узды
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга диспансеризация «Өлкән буын» федераль проекты нигезендә үткәрелә.
Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына диспансеризация үтәргә алып бару эше оештырылган. Ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 17,3 мең кешене махсус транспорт белән хастаханәләргә алып барып кайттылар инде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Бу эшне социаль хезмәткәрләр белән фельдшерлар оештыра. Алар медицина тикшерүе үтәргә барасы көн турында алдан кисәтә.
«Әби һәм бабайлар бер көн эчендә диспансеризация узып кайту мөмкинлегенә бик шат. Аларга транспорт эзлисе, юлга акча чыгарасы да юк. Иртән авыл фельдшеры каршы ала, кан басымын үлчи. Шофер машинага утырырга, иминлек каешын каптырырга булыша. Хастаханә ишек төбендә исә медицина персоналы көтеп тора», – дип сөйләде Менделеевскиның «Берег Надежды» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илсөяр Зыятдинова.
"Татар-информ" фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев