Буыннар бәйләнеше
Зәй укучылары белән төрле чор геройларын искә алдылар.
Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре төрле чор геройларына, Ватаныбызны Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда һәм махсус хәрби операция барышында яклаучыларга багышланган төрле патриотик чаралар үткәрәләр.
Чираттагы шундый чара 7нче мәктәптә узды. Очрашу буыннар арасында күпер булып, батырлык, патриотизм һәм хәтернең мәңгелек кыйммәтләр булуын искә төшерде.
Укучылар белән очрашуга «Ватанны саклаучылар» фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков, махсус хәрби операция ветераннары Николай Никонов, Артур Терешин, Георгий Борисов, Виталий Медведев, Игорь Чайка, чечен сугышы ветераны Юрий Павлов, район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов килде.
Зәй районыннан Бөек Ватан сугышына 11600 кеше киткән, аларның 7410сына туган якларга кайту насыйп булмаган.
Очрашу барышында якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Григорий Ларионов (Гүлкин авылыннан), Николай Майков (Иске Тәкмәктән), Александр Васильевның (Поручик) батырлыгын искә алдылар.
Зәйнең 211 егетенә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килгән. Аларның 9ына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмаган. Алар –Илгизәр Гыймазов, Николай Филиппов, Петр Осипов, Камил Хәбибуллин, Дөлфәт Гыйззәтуллин, Марат Кәбиров, Ильяс Хәйров, Владимир Кухарев, Марат Фәйзуллин. Әлеге яшь егетләр үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, биргән антларына тугры калдылар һәм, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.
Районыбызның 442 егете хәрби бурычын Чечен җирендә үтәде. Зәй бу сугышта лачын кебек өч егетен – Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скобелевны югалтты.
Чарада Ватаныбыз өчен башларын салганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
Очрашуда катнашкан махсус хәрби операция ветераннары сугышчан юллары, сугышчан дуслары турында хатирәләре белән уртаклаштылар.
«Очрашуда катнашучылар төрле чор геройлары арасында аерма бармы дип фикер алыштылар. Җавап бертавыштан булды: юк. Хәзерге сугышчылар – үзләренең бабалары кебек үк батырлар, алар кыюлык һәм фидакарьлек традицияләрен дәвам итеп, Ватаныбыз бәйсезлеген саклыйлар. Кунакларга фронттагы көнкүреш, ял итү минутлары, махсус хәрби операциядән соң дөньяга карашның үзгәрүе һәм булачак солдатлар өчен киңәшләр турында сораулар бирелде. Ветераннар хәзер елмаеп искә ала торган төрле хәлләр һәм иң авыр шартларда яшәү һәм көрәшү өчен көч тапканнары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар», – ди музейның кече фәнни хезмәткәре Фәридә Иноятова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев