Бушлай югары белем алу мөмкинлеге бар
Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң авыр һәм җаваплы адымнардан. Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу дигән сүз.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте егетләрне җинаять-башкару системасында хезмәт итү өчен югары уку йортларында бушлай белем алырга чакыра. Бу турыда тулырак сөйләвен үтенеп, без инспекция башлыгы Андрей Ивановка мөрәҗәгать иттек.
— Җинаять үтәтү системасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе чыгарылыш сыйныф укучыларына бушлай югары юриспруденция, мәгълүматий коммуникация технологияләре һәм махсус элемтә системалары, хокук саклау эшчәнлеге, тылны тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы юнәлешләре буенча бушлай белем алу мөмкинлеге бирә. Уку йортлары Воронеж, Пермь, Самара, Санкт-Петербург, Рязань өлкәләрендә урнашкан. Укырга керү өчен бердәм дәүләт имтиханнары (рус теле, тарих, җәмгыять белеме) бирү һәм хәрби табиб комиссиясе үтү кирәк.
Укыган дәвердә барлык курсантлар дәүләт тәэмин ителешендә (өч мәртәбә туклану, тулай торакта бушлай урын, форма). Ай саен стипендия түләнә. Беренче курста ул 15 мең сумнан башланса, югары курсларда 25 меңгә кадәр җитә. Курсантларга елга ике мәртәбә түләүле ял бирелә.
Егетләр укыганда хәрби хезмәттән азат ителә. Укып бетергәч, эчке хезмәт лейтенанты дәрәҗәсе бирелә. Бер ел уку бер ел эшләүгә тигез булса, эшли башлагач бер ел эшләү — 1,5 ел стажга тиң. Хезмәт хакы да лаеклы.
Укырга керергә теләүчеләр өчен төп таләпләр: Россия гражданины булу; тиешле фәннәрдән БДИ бирү; җитди авырулар булмау; җинаять җәзасына хөкем ителмәгән булу; тәндә татуировкалар булмау, хәрби медицина комиссиясенең унай нәтиҗәсе.
Әлеге уку йортларына укырга керергә теләге булучылар район җәзаларны үтәтү инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. Инспекциябез Зәй шәһәренең Казан урамы 8нче йортында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев