Бурычыңны түлә дә тынычлап яшә
Зәй приставлары җиде ай эчендә алиментлар буенча 4 млн 674 мең сум бурыч түләткән.
Агымдагы елның җиде ае эчендә Зәй суд приставлары тарафыннан 5 млн 828 мең сумлык 42 мөлкәткә арест салынган. Транспорт чаралары һәм күчемсез милекне теркәү чараларын тыю турында 1623 карар чыгарылган. Район суд приставлары бүлеге башлыгы Игорь Будрин белән бүлекнең җиде ай эш нәтиҗәләре буенча әңгәмә кордык.
— Игорь Викторович, 2023 елның җиде аенда сезнең тарафтан башкарылган эш күләме нинди?
— Агымдагы елның җиде аенда 56 млн 338 мең сумлык 4432 башкарма производство гамәлгә ашырылды. Ел башыннан Зәй приставлары тарафыннан бурычлы кешеләрнең мөлкәтен арестлауга 214 акт төзелде, аларның гомуми суммасы 21 млн сум тәшкил итә.
Чит илгә чыгуны тыю, хокукка вакытлыча чикләүләр кертү бурычлыларга каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып тора. Җиде айда вакытлыча чикләүләр турында 6417 карар чыгарылды. Чик буе хезмәтенә Зәй районында яшәүчеләрнең чит илгә чыгуын чикләү турында 3143 карар җибәрелде.
— Нинди очракларда бурычлы кеше өчен чит илгә чыгу юллары ябыла?
— Кайбер очракларда Россиядән читкә чыгуны чикләү турында карар чагыштырмача зур булмаган бурыч — 10 мең сум тәшкил иткән очракта да чыгарыла. Бу алиментлар буенча әҗәтлеләргә, милеккә зыян салу яки туендыручысын югалту буенча һәм башка социаль әһәмияткә ия түләүләргә кагыла. Калган очракларның күбесендә карар бурычлары 30 мең сумнан артып киткән кешеләргә карата чыгарыла.
Әгәр кеше каядыр барырга җыенса, аңа алдан суд приставлары идарәсенең рәсми сайтында яки хезмәтнең мобиль кушымтасында бурычлар булу яки булмавын тикшерергә киңәш итәбез.
— Бурычлыларга карата тагын нинди чаралар күрелә?
— Зәйдә ел башыннан бурычы булган 24 кешенең транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы вакытлыча алынды. Таныклыкларыннан мәхрүм калучыларның 92 проценты — алимент түләмәүчеләр.
Башкарма документларның социаль әһәмиятле категорияләре арасында балалар хокукларын тәэмин итү белән бәйле башкарма производстволар аерым урын алып тора. 2023 елның җиде аенда бурычлылардан 4 млн 674 мең сум акча түләтелде. Алиментлар буенча бурычлыларга карата приставлар тарафыннан быел РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча 25 беркетмә төзелде, Җинаять кодексы буенча 11 җинаять эше кузгатылды.
Мәсәлән, Зәйдә яшәүче бер ир-ат җинаять эше кузгатылгач, рәсми рәвештә эшкә урнашып, 200 мең сумга якын алимент буенча бурычын түләде.
Бурычлыларга карата суд приставлары гамәлдәге законнарда билгеләнгән чараларның киң комплексын куллана. Болар — бурычны түләү хисабына шәхси милеккә арест салу һәм тартып алу; банк счетларына арест салу; хезмәт хакыннан акча тотып калу; күчемсез милекне теркәүне тыю; Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукын чикләү; транспорт чаралары белән идарә итү хокукын чикләү; административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.
Җиде ай эчендә район приставлары тарафыннан 5 млн 828 мең сумлык 42 мөлкәткә арест салынды. Транспорт чаралары һәм күчемсез милекне теркәү чараларын тыю турында 1623 карар чыгарылды. Мәсәлән, Зәй шәһәрендә яшәүче Х. ның салымнар буенча 132 мең сум бурычы бар иде. Суд приставы-башкаручы аның «КамАЗ» автомобиленә арест салды. Шуннан соң гына ул бурычларын түләде.
— Игорь Викторович, мәгълүмати технологияләр заманында сезнең эшчәнлектә заманча алымнар кулланыламы?
— Әлбәттә, беренче чиратта суд приставына башкару документын хәзер электрон рәвештә — шәхси кабул итүгә килмичә бирергә мөмкин. Судка бурычны түләттерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән гражданнар, теләсәләр, башкарма документны суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә тапшыру турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә алалар.
Бу очракта суд башкарма документны суд приставлары хезмәтенә үзе җибәрәчәк. Бу башкару производствосын кузгату һәм аны башкару процессын тизләтә. Кәгазьдә җибәрелгәннән аермалы буларак, башкару документын югалту куркынычы кими.
Икенчедән, ясалма интеллект. «Полина» боты эшләнде. Аңа 8-8003030000 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Граждан белән аралашканда тавыш боты фамилия, исем һәм әтисенең исемен, туган көнен һәм теркәлү төбәген сораячак, бу мөрәҗәгать итүчене идентификацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Алынган мәгълүматлар нигезендә система аудиоформатта абонентка башкарма производстволарның мәгълүмат банкыннан гомуми мәгълүмат бирә ала. Ләкин тирәнрәк мәгълүмат кирәк булганда, ул сездән шәхси мәгълүматларыгызны атауны сорый, мәсәлән, СНИЛС яки ИНН номеры. Тавыш боты кузгатылган башкарма производстволар булу, милеккә һәм банк счетларына арест салу, шулай ук милек белән теркәлү гамәлләренә чикләүләр кертү турында мәгълүмат бирәчәк.
Шулай ук бурычларның булу-булмавын приставлар сайтында «башкарма производстволарның мәгълүмат банкы» бүлегендә тикшерергә киңәш итәбез. Бурычлылар исемлегендә үзегезне тапсагыз, 8(843) 514-92-21 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Тулырак мәгълүмат өчен суд приставлары бүлегенә мәгълүмат базасында күрсәтелгән адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев