Буракиртәлеләр бер ел ярым эчендә 400 маскировка челтәре үрде
2024 елның 23 сентябрендә Бура-Киртә авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән маскировка челтәрләре үрә башладылар.
Хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булган маскировка челтәре үрү эшенә авыл халкы бар күңел җылысын биреп кереште.
“Бабайларыбызның сугышка китүләрен, әбиләребезнең ачлык-ялангычлыкта әткәй-әнкәйләребезне үстерүләре турында мәктәптә укыганда инша язып үскән безнең буынга тагын сугыш афәтләрен ишетергә-күрергә туры килде. Без – буракиртәлеләр дә мондый вакытта читтә калмадык, бер ел ярым элек мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрергә алындык. Авыр да, мактаулы да хезмәт бу. Авыл җирендә тавык та чүпләп бетерәлмәслек эш тә бар бит әле. Шулай булуга карамастан без иртәнге сәгать 9га клубка киләбез. Менә Аллаһының рәхмәте белән 400нче челтәрне үреп бетердек. Сирәк кенә килеп, бу хезмәткә өлешләрен кертүчеләр дә бар”, - ди Җәннәт Гарифуллина.
Челтәр үрүчеләр арасында Фәһимә апа Галләмовага 76 яшь. Гөлфия апа Гаврилова, Кәүсәрия Талипова, Мәгъфия Хәбибуллина, Татьяна Фәрхетдинова, Җәннәт Гарифуллина нинди һава торышы булуга карамастан һәр көн челтәр үрергә йөриләр. Һәм эшләрен җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкаралар.
400 челтәр - кечкенә генә Бура-Киртә авылы өчен зур сан бу.
“Без инде дуслашып, туганлашып та беттек. Клубыбыз җылы, чиста, якты. Һәрвакыт ачык йөзле хезмәткәрләр – клуб директоры Рузилә Сәгыйдуллина, китапханәче Альбина Мөхәммәтҗанова, техник хезмәткәр Мәгъфиягә зур рәхмәт”, - ди Җәннәт апа.

Эш конвейерда кебек: кызлар үрә, Җәннәт апа алар өчен тукымаларны кисеп тора. Үреп бетергәч тиз арада станнан алып, күчтәнәчләр салып төреп, капчыкка салалар. Җирлек башлыгы Мөнир Туктаров, волонтер Дамир һәм Марат, китапханәче Альбина үрелгән маскировка челтәрләрен Зәйгә илтеп тапшырып, тукыма алып кайтып бирәләр.
“Егетләргә посылкалар да җибәрәбез. Токмач кисеп алып килүчеләргә һәм егетләребезгә җылы киемнәр китерүчеләргә, читтә яшәүче авылдашларга челтәр эченә төрергә күчтәнәчләр алырга акчалата ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Чаллыда яшәүче Ләйсән Миңнеханова һәрвакыт ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша”, - ди волонтерлар.
Челтәр үрүчеләргә чәй эчәргә күчтәнәчләр кертеп чыгучылар да бар.
Бура-Киртә авылы халкы электән үк чана ясавы белән дан тоткан, бик эшчән-булган халык яши монда. Авыл халкының тормышы шәһәрнекеләрдән бер дә ким түгел.

“Быел кар күп яуды. Аллаһка шөкер, Илгиз Фәсхетдинов урам юлларын кардан чистартып тәртипләп торды. Мин шундый уңган-булган авылдашларым белән чын күңелдән горурланам. Яраткан “Зәй офыклары” газетасы аша һәрбарчасына сәламәтлек, бәхет телим”, - ди Җәннәт Гарифуллина.
Фотолар җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев