Буракиртәлеләр бер ел эчендә 227 маскировка челтәре үрде
Нәкъ бер ел элек - 2024 елның 23 сентябрендә Бура-Киртә авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән маскировка челтәрләре үрә башладылар.
Хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булган маскировка челтәре үрү эшенә авыл халкы бар күңел җылысын биреп кереште.
“Бүгенге көндә клубка килүче хатын-кызларыбызның сафы сирәгәйсә дә, челтәр үрү туктап тормады һәм шушы бер ел эчендә 227 челтәр үрелде. Бу эшне туктатмый, өйдәге бар мәшәкатьләрен калдырып, көн саен челтәр үрергә йөрүче хатын-кызларыбызга бик зур рәхмәт. Барысына да Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, йортларына иминлек, бәрәкәтле матур тормышлар насыйп итсен. Районыбызда маскировка челтәрләре үрүчеләргә бу эш башында торучы Елена Хисаметдинова һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр үзләре дә һәрвакыт рәхмәт белдерәләр”, - ди Ләйсән Миңнеханова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бура-Киртәдә бу игелекле эшкә кушылмаган кеше калмагандыр. Челтәр үрергә килә алмаучылар матди ярдәм күрсәтә, кирәк-ярак белән булышлык итә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Ә һәркемнең дә теләге бер - илләребездә тизрәк тынычлык урнашып, ир-егетләребез исән-сау якыннары, балалары янына әйләнеп кайтсыннар иде.
“Авыл җирлеге башлыгы Мөнир абый Туктаровка да һәрвакыт шушылай килеп, әзер үрелгән челтәрләрне Зәйгә илтеп, яңаларын үрергә алып кайтып биреп торганы өчен рәхмәт әйтәсебез килә”, - ди волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев