Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бура-Киртә хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү теләге белән һәр авылда нәрсә дә булса эшлиләр. Буракиртәлеләр дә егетләргә җибәрү өчен токмач кисәләр.

“Безнең авылдан мобилизация буенча хезмәткә чакырылучы егетләр бар. Ничек тә егетләргә ярдәм итәсебез, аларга терәк буласыбыз, җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертәсебез килә. Шул максат белән авылыбыз хатын-кызлары токмач кисүгә алынды. Кемдер аларны клубка җыелып киссә, өйләрендә кисеп алып килүчеләр дә бар”, - ди Җәннәт Гарифуллина. 

74 яшьлек Маһирә апа Хәйруллина җылы оекбаш бәйләп, аның эченә күчтәнәчләр, теләкләр язып хат салган һәм 10 йомыркага токмач кисеп китергән. 
Шулай ук Бура-Киртә халкы мобилизацияләнгән авылдаш егетләренә посылка да җыеп җибәргән. 

“Туган яктан күңел җылысын салып эшләнгән күчтәнәчләребез егетләргә көч-куәт өстәсен. Аларның барысының да туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез”, - ди буракиртәлеләр.

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев