Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бура-Киртә авылыннан 75 яшьлек Фәһимә апа йорт тирәсен Яңа елга бизәгән

Фәһимә апа Галләмова ел да йортлары каршын Кар бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән бизи.

Яңа ел алдыннан авыл кешеләренең үз йортларын гирляндалар белән төрлечә бизәве матур бер гадәткә әйләнеп бара. Ә менә кардан сыннар ясап йорт тирәсен бизәүчеләр бик аз, юк, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. 

Фәһимә апа Галләмова күп еллар йорты каршында Кыш бабай, Кар кызы, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннары ясый. Бик матур, бик күркәм килеп чыга. Әле ул көн саен авыл клубына маскировка челтәрләре үрергә дә йөри. Ничек тә булса махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә тели.

«Авылыбызга кергәндә безне Яңа ел бәйрәменә матур итеп бизәлгән Галләмовлар йорты каршы ала. Бу матурлык һәркемгә күңел күтәренкелеге бирә. Гүзәллекне тудыручы Фәһимә апа — тормышта да кешелекле, ярдәмчел кеше. Олы яшьтә булуына карамастан, кешеләргә матурлык өләшкән Фәһимә апага рәхмәт», -ди авылдашы Җәннәт Гарифуллина.

Бу сыннарны һәркем сокланып карый. Алар күңел җылысын салып иҗат ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев