Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“БумБатл” акциясе үтте

Зәйдә “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында “БумБатл” дип аталган макулатура җыю акциясе оештырылды.

Төп максат – табигый ресурсларны саклауга игътибарны җәлеп итү, кулланылган кәгазьне әрәм-шәрәм итмичә икенчел эшкәртүгә җибәрүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене тарту. Билгеле булганча, өченче ел рәттән “БумБатл” “Экосистема” Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уза. 

Мәсәлән бүген Зәйнең политехника көллияте  хезмәткәрләре һәм студентлары “Бумбатл” масштаблы экологик акциясе кысаларында 937 килограмм макулатура тапшырдылар. Катнашучылар иске картон, китаплар, журнал-газеталар алып килделәр.

“Без барыбыз да табигатьне саклап калырга ярдәм итүебезне генә түгел, ә яңа кәгазь ясау өчен киселми калачак агачларны да кайгыртуыбызны аңлыйбыз. Ресурсларны янга калдырып, без иң элек планетабызның киләчәге турында кайгыртабыз! Безгә кушылыгыз!”, - диде акциядә катнашучы студент Юстина Бондарь.

Бүгенге көндә экологик акциягә илнең 427 меңнән артык кешесе кушылды, алар 1135 тоннадан артык кәгазь чималын икенче кат эшкәртүгә җибәрделәр. Ә гомумән, “БумБатл”ның 5 сезоны эчендә анда 9 млн кеше катнашкан, алар 305 мең тонна макулатура җыйган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев