«БумБатл» акциясе старт алды
Зәйдә бөтен илдәге кебек бүгеннән «БумБатл» акциясе старт ала. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Аның нигезендә макулатураны ел дәвамында тапшырып, үзенчәлекле призлар алырга мөмкин.
Моның өчен үзегез яши торган урынга якын макулатура тапшыру урынына кәгазь-картоннар китерергә кирәк. Һәм «БумБатл» сайтында теркәлеп, макулатура тапшыру турындагы актның сканлаштырылган вариантын шунда кертергә киңәш ителә. Сайтта сезнең актлар никадәр күбрәк керсә, җиңүче исемен алу шансы да шулкадәр күбрәк. Макулатура тапшыру ярышында аерым-аерым да, гаилә белән дә, хезмәт коллективы белән дә катнашырга мөмкин. Нәтиҗәләр һәр сезонда ясала, ә команда исәбе 2026 елның мартында чыгарыла.
Бу көннәрдә бөтен илдә «Экосистема» волонтерлары мастер-класслар үткәрә, экология дәресләре оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев