Бүләк газеталар һәр адресатны сөендерә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров Зәй районы сайлаучыларына төрле ярдәм чаралары оештыруда актив эшли.
Адреслы ярдәм булсынмы, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә булышлыкмы, төрле хәйрия чаралары үткәрүме ул барысына да үзеннән өлеш кертергә тырыша. Моннан тыш, Рияз Фоатович район басмаларын социаль яклауга мохтаҗларга яздыруда һәм махсус хәрби операциядәгеләргә газеталар җибәрү өчен дә булышлык күрсәтә. Агымдагы елның бу ярты еллыгында да район газеталары күпләргә депутаттан бүләк буларак килә.

Бу көннәрдә без “Радость” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша Рияз Фоатович яздырган газеталарны алучы ялгыз яшәүче өлкән кешеләрдән җылы кайтавазлар алдык. Билгеле булганча, депутат бүләкләрен һәр җомга саен без редакциядән “Радость”ка китерәбез, ә аларны социаль хезмәткәрләр үз тәрбиясендә булган физик мөмкинлеге чиклеләргә, ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә тараталар.
- Безнең карамакта булган өлкән кешеләр газеталарны яратып укыйлар, һәр атна азагында үзләренең социаль хезмәткәрләренән газеталарны көтеп алалар. Социаль яклауга мохтаҗ бу кешеләрне сөендерүләре өчен барлык хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә, аерым алганда депутатыбыз Рияз Комаровка без бик рәхмәтлебез. Һәр ярты ел саен ул безнең үзәк аша тарату өчен күпләп “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарын яздырып килә, өлкәннәрдән рәхмәт сүзләрен еш ишетәбез , - ди “Радость” үзәге җитәкчесе Людмила Симонова.
Араларыннан Шыкмай авылыннан Нурдидә апа Мәүләвиева “Зәй офыклары” газетасын көтеп алуын әйтә. Социаль хезмәткәр китергән газетаны ул һәр атна саен алып, башыннан азагына кадәр укып бара икән. Өлкән кеше район яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырга ярдәм итүче газетаны яздыручыларга рәхмәтле.

“Өйдән чыгып йөрү авыр булгач, ил-көн хәбәрләрен район газеталарыннан укып, хәрби егетләребез батырлыклары өчен җан атып торам”, - ди ул.
Куш-Елгадан Әсфия Сагындыкова да район газетасын укып бару мөмкинлеге тудырган депутатка рәхмәтле.
“Хәзер бөтен әйбер бәясе бик кыйммәт бит. Газеталар яздыру да авырлашты, ә менә шундый бүләк ясап минем кебек укырга яратучыларны сөендерүләре өчен, Аллаһы Тәгалә үзләрен сөендерсен”, - диде өлкән кеше.
Һәр гуманитар йөк белән хәрби зонага да район басмалары озатылып тора. Аларны да яздыруны депутат Рияз Комаров оештырды. Туган яктан җылы хәбәрләр егетләрне Җиңүгә рухландыра.

“Гуманитар йөк илткәндә махсус хәрби операциядәгеләргә “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталарын тапшырабыз. Алар басмаларны бик теләп кабул итеп, үзебезнең район турында, республика турындагы язмаларны укыйлар. Яхшы хәбәрләр китерүче газеталарны көтеп торуларын әйтәләр”, - ди отставкадагы хәрби Валентин Атласов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев