Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Булачак табибларга һөнәрләре турында сөйләделәр

Зәй үзәк дәваханәсендә максатчан юллама белән медицина югары уку йортларында белем алучылар өчен очрашу оештырылды.

Биредә дәваханә җитәкчелеге, тәҗрибәле табиблар студентлар белән җылы мөгәлләмәдә аралашып үз хезмәтләре турында сөйләделәр, район поликлиникасы эшчәнлеге, киләчәк планнар белән таныштырдылар.

Билгеле булганча, Зәй үзәк дәваханәсе күппрофильле дәвалау ысуллары кулланылучы медицина учреждениесе. Биредә хирургия, терапия, анестезиология, реанимация, травматология, ортопедия, урология, неврология, йогышлы авыруларны дәвалау, акушерлык юнәлеше, гинекология буенча эшлиләр. Район территориясендә 46 фельдшер-акушерлык пункты һәм 5 табиб амбулаториясе халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтә.

Үзәк дәваханә районда иң зур хезмәт коллективларының берсе булса да, бирегә медицина белгечләренә сорау бар. Булачак кадрларны алдан әзерләү дәваханәдә җитди куелган, чөнки табиблык һөнәрен үзләштерү шактый озак вакыт таләп итә.

Бүгенге көндә монда 800гә якын кеше эшли, шуларның 74 табиблар. Бишесе ТРның атказанган табиблары исемнәренә лаек.
Студентлар белән очрашу барышында үзәк дәваханә турындагы тулы мәгълүматны баш табиб Айдар Фатыйхов бирде.

«Безнең дәваханә республикада заманча төзекләндерелгән учреждениеләрнең берсе. Биредә заманча җиһазлар белән эшләү мөмкинлеге тудырылган. Яхшы шартларда хезмәт кую өчен без яшь белгечләрне үзебездә көтәбез. Дәваханәгә эшкә кайтучылар «Земский доктор», «Татнефть» грант программаларыннан (яшь белгечкә 750 мең сумнан алып түләү каралган), торак алу, төрле кызыксындыру программаларыннан файдаланырга мөмкиннәр. Яшь белгечләр эшкә кайтып керешүгә үк дәвалау процессында катнашалар. Мәсәлән, хирургка беренче эш көненнән үк операция ясауда катнашырга мөмкинлек тудырыла. Шуңа да Зәй үзәк дәваханәсендә ординатурадан соң кайтып биш ел эшләү дәверендә сез зур тәҗрибә туплый аласыз, — диде баш табиб.

Аның урынбасары Вадим Усманов та кызыклы саннар китерде.

— Ел саен үзәк дәваханәнең хирургия бүлегендә 1100гә якын операция ясала, поликлиникага елга 550 мең мөрәҗәгать итүче исәпләнә. Зәйлеләр безнең табибларның компетентлылыгына ышанып медицина ярдәме сорап килә безгә. Республикада мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча караганда безнең дәваханәгә лидерлар арасында. Ә менә шул медицина ярдәменә мохтаҗларның соравын канәгатьләндерү өчен кадрларыбызның күп булуы кирәк. Без сезне туган районыгыз дәваханәсендә көтеп калабыз, — диде ул.

Очрашуда катнашкан 30га якын студент төрле медицина уку йортларында белем алулары, нинди табиблар булырга әзерләнүләре турында сөйләделәр. Араларында табиблар династиясен дәвам итүчеләрнең дә булуы аеруча сөенечле. Мәсәлән, Варвара Исаеваның әбисе дә, әнисе дә гинекологлар. Өлкәне инде озак еллар район дәваханәсендә эшләп лаеклы ялга чыкса, аның дәвамчысы бүген дәваханәнең әйдәп баручы табибы. Ә Варвара исә аларның эшен тагын да дәвам итәргә җыена.

— Минем әнием, әбием генә түгел, бабам да табиб-хирург булып эшләгән кеше, туганнарыбыз арасында да медицина белгечләре күп. Шуңа да мин кече яшьтән бу һөнәргә әзер булып килдем. Ә киләчәктә үз нәселем вәкилләренең эшен биредә дәвам итү минем өчен горурлык. Зәй үзәк дәваханәсе заманча җиһазландырылган, биредә хезмәт кую авыр булмас, дип уйлыйм, — ди Казан федераль университетының өченче курс студенты.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев