Булачак сайлауларга әзерлек бара
Татарстанда муниципаль депутатларга кандидатлар күрсәтү тәмамланды. Республика буенча муниципаль сайлауларда (анда барлыгы 7,5 мең депутат сайланачак) 11,4 мең кеше үзен кандидат итеп күрсәткән.
“Зәй районы буенча күрсәтелгән кандидатлар сәяси партияләрдән, иҗтимагый оешмалардан тәкъдим ителде һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә булды. Шәһәрдә – 20, район авылларында – 41 сайлау участогы формалаштырылды. Кайсы участокка нинди адреслар буенча яшәүче сайлаучылар килергә хокуклы булуы район газеталарында бастырылды. Без территориаль сайлау комиссиясе һәм шәһәр сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирүләрнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуы өчен әзерлек эшләре алып барабыз”, - диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хуҗина.
Билгеле булганча, без Татарстанда бердәм тавыш бирү көне булган 14 сентябрьдә, ТР Рәисен һәм шәһәр, район депутатларын сайлаячакбыз.
Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) республика Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев