Бүген зәйлеләр Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәләр
Чараларда махсус хәрби операциядән ялга кайткан ир-егетләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаиләләре катнаша. Шәһәр көне кысаларындагы чаралар да патриотик темага багышланган.
Төп чаралар Ринат Фәрдиев исемендәге паркта уза.
Зәйлеләрне һәм бәйрәм кунакларын район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде.
- Республикабыз Россиянең иң көчле, алдынгы төбәкләренең берсе буларак казанышларын арттыра бара - сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, социаль өлкәдә күрсәткечләребез тотрыклы. Яңа заманча технологияләр гамәлгә керә, илкүләм мөһим программалар тормышка ашырыла. Республика казанышларында зәйлеләрнең дә өлеше бар. Бу көннәрдә районыбыз хезмәтчәннәре бөртекле һәм техник культуралар уңышын җыю белән мәшгуль, хуҗалыкларда җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчү дәвам итә. Дистәләгән объектта төзелеш, капиталь ремонт эшләре башкарылды, юллар, ишегаллары төзекләндерелде. 2024 ел республикада Фәнни технологик үсеш елы дип игълан ителде, ә безнең районда ул Батырлык һәм бердәмлек елы буларак уза. Районның 500дән артык улы бүген хәрби хәрәкәтләр зонасында, махсус хәрби операция кысаларында Ватан азатлыгын саклый. Зәйлеләр, бер зур тату гаилә буларак, сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Дистәләгән ярдәм рейслары оештырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә 500 тоннадан артык беренчел кирәк-ярак товарлары илтелде, бу - шәһәрдә һәм районда яшәүче һәр кешенең хезмәте. Кече ватаныгызга мәхәббәт һәм тугрылык, ватанпәрвәрлек һәм ил өчен авыр вакытта берләшә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә, барлык хәрбиләребезнең дә исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез. Чын күңелдән һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын, иминлек телим. Илләребездә тынычлык урнашсын! – диде чыгышында район башлыгы.
Чара дәүләт бүләкләрен тапшыру, “Хезмәт кешесе” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр дә хөрмәтләнде.
Зәй шәһәр Советы депутаты Сергей Максимов һәм «Зәй офыклары» газетасы баш мөхәррире Энҗе Әгъләмова Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район башлыгы ярдәмчесе Татьяна Токмаковага ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Киноучреждение кассиры Надежда Марафитовага – “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, “АвтоСтрой” ҖЧШ эшләр башкаручысы Алексей Хөсәеновка “Татарстанның мактаулы төзүчесе” күкрәк билгесе тапшырылды. “Татмедиа” АҖ филиалы “Зәй информ” баш редакторының электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Эльмира Шабрина «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасына лаек булды.
«Хезмәт кешесе» район конкурсының җиңүчесе дип “Восток” агрофирмасы әйдәүче агрономы Людмила Горваль, «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы техник хезмәт күрсәтү цехының 6нчы разрядлы балта остасы Илсур Исмәгыйлев, көчәнеш астында эшләү үзәгенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Олег Кондратенко, “Техно” заводы өлкән вагранчысы Илья Маклыгиннар танылды.
Зәй автомобиль юллары идарәсенең элекке җитәкчесе Фидаил Хәернасов, “Сәфәр” ҖЧШ җитәкчесе Николай Тихонов, “Гидромаш” ҖЧШ директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Винтер, Зәй политехник көллиятенең производствода укыту мастеры Анатолий Полозенко, активистлар Василий Абрамов, Эркин Касымовка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Техно” заводы җайланмаларны ремонтлау буенча мастеры Игорь Никитин, шәхси эшмәкәр Виталий Софин, Ал. Бистәсе мәктәбе технология укытучысы Нияз Хәлиуллин, 9нчы мәктәпнең хезмәт укытучысы Рөстәм Фәйзуллин район башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев