Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Зәйдә район Советы сессиясе уза

Бүген Зәй районында 2024 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2025 елга бурычлар билгеләү максатыннан район Советы сессиясе үтә.

Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов,. Айдар Метшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Халык фронты» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов катнаша. 

Сессиягә кадәр башта кунаклар район үзәк дәваханәсе белән таныштылар. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов һәм үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов соңгы елларда башкарылган эшләр, дәваханә эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннан кунаклар «Дулкын» бассейнында, татар гимназиясе, «Без бергә» психологик-педагогик үзәгендә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев