Бүген төнлә кырау төшәргә мөмкин
Яңалыклар

Бүген төнлә кырау төшәргә мөмкин

Бүген – 12 майда Татарстанда көндез бик җылы. Ә төнлә һава температурасы 2 градуска кадәр түбәнәя.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез термометрның терекөмеш баганасы +16…+21 градуска кадәр күтәрелде. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +1…+6 градус кына тәшкил итәчәк. Урыны белән кырау төшәргә мөмкин. 

11-20 майга кадәр Татарстанда  уртача һава температурасы климат нормасына туры киләчәк, дип вәгъдә итә синоптиклар. Атна дәвамында Зәйдә  көндез +19...+22 градус җылы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. 

Фаразлар буенча, температура уртача күрсәткечләргә якын булачак: республика буенча – +13,6 °C. Нормадан тайпылышлар көтелми.


Нет комментариев