Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә

3 сентябрь — Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. 2004 елның 1 сентябрендә террористлар Беслан шәһәренең 1нче мәктәбен тоткын итеп алалар. Меңнән артык кеше кораллы бандитлар тарафыннан ирекләре чикләнеп, заложниклыкка алына, күп өлеше мәктәп укучылары була. Өч көн дәвамында террорчылар кулга алган кешеләр кичергән газаплар, террорчыларга каршы торучы гади кешеләрнең һәм спецназ сугышчыларының батырлыгы берәүне дә битараф калдырмый.

Татарстанда күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер- берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт — республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе.

Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Зәйдә дә күп төрле чаралар, акцияләр оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев