Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Сәяси репрессия кобаннарын искә алу көне РСФСР Югары Советы тарафыннан 1991 елның 18 октябрендә кабул ителгән “Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен гамәлгә кую турында”гы №1763/1-I карары нигезендә ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә. “Мемориал” хокук яклау үзәгендә сәяси репрессияләрдән зыян күргән 800 меңгә якын кеше исәпләнә. Араларында репрессияләнүчеләр генә түгел, аларның балалары да бар.

Президент каршындагы реабилитация комиссиясе рәисе Александр Яковлевның сүзләренә караганда, бер гаепсезгә миллионлаган кеше репрессияләнгән, аларның төгәл саны беркайда да исәпкә алынмаган.

Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев