Бүген күренекле якташыбызның туган көне
Күренекле якташыбыз, археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин республикабызда гына түгел, Россиядә, чит илләрдә дә яхшы билгеле шәхес. Аны олы галим, археолог, тарихчы буларак беләләр.
Ул 1951 елның 1 августында Зәй районы Карман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң күрше Бигеш урта мәктәбендә укый. Кечкенәдән үк аның күңелен тарих һәм әдәбият фәннәре яулап ала: V сыйныфта укыганда ук, туган як тарихы түгәрәгенә языла. Шул вакытта ук укытучысы Мөнәздәһә апа Кәримова аңа авыл тарихын язарга ышанып тапшыра. Бер ел дигәндә бу эшне уңышлы башкарып та чыга. Шулай итеп, Фаяз абыйның тарих белән тирәнтен кызыксына башлавына мәктәптә үк нигез салына.
Фаяз Хуҗин җитәкчелегендә Биләр, Суар, Җүкәтау, Чаллы шәһәрлекләрендә, Казан Кремлендә киң колачлы казу эшләре башкарыла. Казанның иң борынгы шәһәр ныгытмаларын, Казан ханнары каберләрен, Колшәриф мәчетенең археологик калдыкларын һәм XI–XVI йөзләрдәге башка архитектура корылмаларын тикшерүгә, археологик чыганаклар нигезендә урта гасырлар шәһәрләренең (шул исәптән Казанның, Алабуганың) яшен ачыклау методологиясен һәм методикасын эшләүгә зур өлеш кертә.
Хезмәтләре элгәреге болгарлар, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы археологиясенә һәм тарихына, Идел буе халыклары тарихи-мәдәни мирасын саклауның актуаль мәсьәләләренә карый; урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре, фәнни-популяр китаплар авторы.
Болгар шәһәрендәге Болгар цивилизациясе музее, Татарстанның Казан Кремлендәге Археология музее һәм Биләр шәһәрлеге музее фәнни концепцияләрен эшләүчеләрнең берсе.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев