Бүген күренекле якташыбыз Рафис Шәймәрдановның юбилее
Әхмәт авылы егете Рафис Шәймәрданов – педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Ханты-Манси автономияле округы – Юграның атказанган фән эшлеклесе.
Рафис Хәсәнович 1955 елның 5 августында Әхмәт авылында Хәсән һәм Мөшәрәфьямал Шәймәрдановлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
Рафис башлангыч белемне туган авылында дүртьеллык мәктәптә ала. Математика фәнен бигрәк тә яратып үзләштерә.
1966-1970 елларда белем алуын күрше Кадер сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә.
1970-1972 елларда Түбән Биш урта мәктәбендә укый. Аның бигрәк тә тарих, математика фәннәренә кызыксынуы арта.
Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетында белем алып, Кадер урта мәктәбенә эшкә кайта. Ул үзен укыткан остазларыннан үрнәк ала-ала, тәҗрибә туплый.
1982 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының педагогика мөнбәренә ассистент булып эшкә килә.
Кандидатлык имтиханнары тапшырып, 1985 елда Казан дәүләт педагогика институты аспирантурасына укырга керә.
1992-1994 елларда педагогика мөнбәре мөдире булып эшли. Шушы елларда һөнәри педагогик белемне татар телендә укытуга күп көч куя. 1994 елда доцент гыйльми исемен ала.
1998 елның 17 мартында “Югары уку йортында мөгалимнең һөнәри шәхесен үстерүнең тизләтелгән технологиясе” дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
1998 елның 27 ноябрендә Россия Федерациясенең Югары Аттестация комитеты тарафыннан Рафис Хәсәновичның педагогика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе раслана. Шушы елның 21 маенда Халыкара фәннәр академиясе – Берләшкән Милләтләр Оешмасының күмәк әгъзасы аны мөһбир – әгъза итеп сайлый.
1999 елның 12 маеннан профессорлык вазифаларын башкара.
2000 елга кадәр Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика, технология-икътисад, филология факультетларында студентларга лекцияләр укый.
2001 елдан Төмән өлкәсенең Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә яңа оешкан дәүләт педагогика институтына педагогика мөнбәренә эшкә чакырыла. 2004 елдан шушы мөнбәрнең мөдире. 2005 елдан педагогика һәм психология фәннәре өлкәсендәге фәнни белгечлекләр буенча докторлык, кандидатлык диссертацияләре яклау советының әгъзасы.
Бүгенге көндә Рафис Хәсәнович тормыш иптәше Анастасия Никифоровна белән Лаеш районының Усады авылында яшиләр.
Читтә яшәсә дә алар туган ягын онытмый, аның өчен борчылып яшиләр. Үткәрелгән барлык чараларга, Сабантуй бәйрәмнәренә ел саен кайталар. Рафис абый һәрвакыт авылдашларының тормышы, эш-гамәлләре белән кызыксынып тора.

Күптән түгел Рафис Шәймәрданов белән классташы Лидия Голубеваның Түбән Биш мәктәбенең юбилеена багышланган «Түбән Бишем — бишегем, мәктәбем - горурлыгым!” китабы чыкты.
Бүген Рафис Хәсәнович 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без, якташлары, аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, җаваплы хезмәтендә унышлар телибез. Без сезнең белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев