Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Космонавтика көне

Космонавтика тарихында безнең Зәй дә бар.

12 апрель – Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче булып космик очыш ясаган дата – Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә. Гагарин космоска очканчы, шул елның 9нчы мартында Иске Тәкмәк авылы басуына Чернушка кушаматлы эт утырган космик аппарат төшә. Шулай итеп, Аксар авылы җирлегенә караган Иске Тәкмәк, шул исәптән Зәй, космонавтика тарихында билгеле төбәк булып тора. Шәһәр үзәгенә куелган һәйкәл Чернушкага багышлана. Моның белән зәйлеләр дә горурлана.

Бүген дә Чернушка һәйкәле яныннан кеше өзелми. Бакчада тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары өчен тарихи вакыйгага багышланган чаралар үткәрелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев