Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген якташыбыз Аяз Гыйләҗевның туган көне

Бүген — 17 гыйнварда якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның туган көне. Исән булса, аңа 97 яшь тулган булыр иде.

Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз сыйныфын һәм Сарман урта мәктәбендә унынчыны тәмамлаганнан соң (1945), берникадәр вакыт колхозда эшли, аннары ике елга якын комсомолның Зәй район комитетында бүлек мөдире хезмәтендә була. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 

Аяз Гыйләҗевнең таланты бигрәк тә проза җанрында ачыла. Аның авыл прозасы — татар халкы тормышында булган кискен борылышларны чагылдыруның ачык мисалы. Үзенең беренче хикәяләрендә үк («Рәтле кешеләр» җыентыгы, 1959) язучы шәхес характерын билгеләүдә әхлак принципларына өстенлек бирә. Бу — язучы иҗатында төп тема. Аяз Гыйләҗевның кодрәтле таланты татар әдәбиятына бик күп үзенчәлекле әсәрләр бирде. Ул — утызга якын пьеса авторы. 

Аяз Гыйләҗев «Үзем турында үзем» мәкаләсендә болай дип язган:

«Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле.

Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында. Яшәгән саен миңа алар хезмәтенең гадилеге һәм бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы ныграк күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә берникадәр тарлык барын үзем дә сизеп йөри идем, тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин үзем белгән, үзем яраткан кешеләр алдында бурычлы булып калмаска тырышырмын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев