Бүген һәм иртәгә көчле буран фаразлана
Һава торышының кискен начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә.
30 гыйнвар 18:00 сәгатьтән 31 гыйнвар 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә көчле буран булачак. Күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, юеш кар явачак, бу исә юлларда бозлавыкка китерергә мөмкин. Һава шартларының җитди начарлануы сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын саклауны сорый.
Республикада яшәүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев