Бүген – Элҗен көн
Бу бәйрәм православие динендә ел саен 2 августта билгеләп үтелә.
Элҗен көнгә кадәр бәрәңге, кишер, чөгендернең яңа уңышын ашарга рөхсәт булмаган. Бу гадәт — йолаларның башында Илья апостолга табыну тора.
Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгыр-давыллар юк итәргә мөмкин.
Элҗен җәйне тәмамлый.
Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.
Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый.
Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.
Элҗеннән башлап, төшкә кадәр — җәй, төштән соң көзгә тарта.
Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.
Элҗендә туган балаларга Илья исеме кушалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев