Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген – Бөтендөнья тәмәкегә тартуга каршы көрәш көне

Ел да 31 майда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган.

Тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен тискәре йогынтысы бик зур. Тәмәке тарту йөрәк, бавыр, үпкә чирләре китереп чыгара.
Соңгы вакытта электрон сигаретлар да шактый киң таралды. Күпләр аларны гадәти тәмәкегә караганда зыянсызрак дип саный. Кайчагында хәтта электрон тәмәкенең зарарсыз гына түгел, берникадәр файдалы да булуы хакында фикерләр ишетелгәли.
Чынлыкта исә электрон сигаретлар составында да шундый ук зарарлы матдәләр, беренче чиратта никотин бар. Ә никотин – кеше организмына көчле тәэсир итүче наркотик матдә.

Шунысын да онытмыйк, күп тапкырлар кулланганда никотин физик һәм психологик бәйлелек китереп чыгара. Электрон тәмәкене бик күп куллану никотин белән агулануга да китерергә мөмкин.

Гомумән, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерә.

Чыганак

Фото: https://www.freepik.com/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев