Бүген — Благовещение. Бу көнне яңа эш башларга ярамый
7 апрельдә православие динендәгеләр Благовещение бәйрәмен билгеләп үтә.
Благовещение бәйрәменең үз кагыйдәләре, йола-ышанулары бар.
Халык сынамышлары:
— Благовещениеда һава торышы нинди, Олы көндә дә шулай була. Әгәр бу көнне җирдә кар ятса, 6 майда кырда кар була;
— иртән томан яки бәс төшсә, иген уңа, көчле җил дә яхшыга;
— әгәр яңгыр яуса, гөмбә күп була; яшен булса, җәй айлары эссе була;
— 7 апрель көнне җилсез һәм кояшлы икән, җәен яшеннәр еш була; урамда очып йөрүче карлыгачлар күренмәсә, яз озак килә һәм салкын була;
— Благовещение төне җылы икән, яз кыраусыз, җылы килә.
Йола, ышанулар:
— Яңа эш башларга ярамый. Башлаган очракта да ул уңышлы булмый. Благовещение атнаның кайсы көненә туры килә, шул көнне «кош оя итмәс көн» дип йөртәләр. Бу көнне әйләнә-тирәдәгеләргә үпкәләргә, алар белән ачуланышырга ярамый.
— Тегәргә, бәйләргә, үрергә ярамый. Күп кенә халыкта җеп гомер белән бәйләнгән. Бу көнне эшләү өчен кулына җеп алган һәркем үзенең язмышын бутарга мөмкин, аның тормышында күңелсезлекләр һәм борчулар булуы ихтимал.
— Чәч белән эш итәргә ярамый. Аны юу, кисү генә түгел, сәбәпсез тарарга да ярамый, язмышыңны җимерергә мөмкинсең. Шулай ук чәч коелуы бар.
— Яңа алынган кием кияргә ярамый. Алар тиз ертылырга, кияргә яраксызга әйләнергә һәм ел буе башкасын алып булмаска мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев