Бүген – Бәрмәнчек бәйрәме
Әлеге көн Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә.
Бәрмәнчек атнасында су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып, сулы савытка утыртырга кирәк. Халыкта, бәрмәнчек белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Ул ботакларны, мал-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын, көтүдән туры өйгә кайтсын, дип, каралты-курага да кыстырып куялар. Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз-үрдәк эре була дип санаганнар. Бу көнне бәрмәнчек ботакларын чиркәүгә алып барып, аруландырганнар.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев