Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген – Бал Спасы

Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.

Август – елның иң ризыклы, мул ае. Православие динендә Спас бәйрәмнәрен дә шушы айда билгеләп үтәләр. Беренче Спас – Бал Спасы 14 августка туры килә.

Бал Спасы җәй тәмамлану, салкыннар һәм яңгырлар башлану, күчмә кошларның җылы якларга оча башларга әзерлеге белән билгеләнгән. Бу көннәрдә елның соңгы балын җыеп, барлык үтеп баручыларны сыйлаганнар. Авылларда балалар, бал ашарга дип, умарталыкларга бара торган булган. Хатын-кызлар баллы прәннекләр, бөккәннәр, кабартмалар пешергәннәр, бал сылап ашарга коймак өлгерткәннәр. Бу көн Успения уразасы башлануга туры килгәнгә, әлеге ризыклар коры (постный) булган.

Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.

Беренче Спаста салкын чык төшә. Шуңа күрә аны юеш Спас дип тә атыйлар.

Беренче Спаста атларны һәм башка хайваннарны елгада соңгы тапкыр коендыралар.

Бу көннәрдә елның соңгы балын җыеп, барлык үтеп баручыларны сыйлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев