Бүген 31 декабрь: Яңа ел төнендә ничек теләк теләргә?
Яңа ел төнендә барыбыз да могҗиза һәм яхшылык кына көтәбез.
1. Беркайчан да башка кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәттә булган теләкләрне әйтмәгез. Сезгә барлык начарлыклар кире кайтырга мөмкин.
2. Башка кешеләр турында теләкләрне әйтүнең мәгънәсе юк, алар шәхсән сезгә кагылырга тиеш. Мәсәлән: “Иремнең югары хезмәт хакы түләнә торган эш табуын телим”, дип түгел, “Гаиләмнең матди хәле югары һәм тотрыклы булсын”, — дияргә кирәк.
3. “Тиеш”, “булачак” сүзләрен кулланмагыз, шулай ук “юк” сүзен кулланмагыз. Алар барысы да тискәре энергия алып килә. Мәсәлән, "Мин уңышка ирешергә тиеш" түгел, ә "Мин уңышка ирешәчәкмен!"
4. Теләк теләгәндә хәзерге вакытны гына кулланыгыз. Әгәр дә сез киләчәк заман сүзләрен кулланасыз икән, сезнең үтенечегез мәңгегә шулай булачак.
фото: татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев