Бүген 14 градуска кадәр  салкын һәм бераз кар көтелә
Яңалыклар

Бүген 14 градуска кадәр салкын һәм бераз кар көтелә

Бүген Татарстанда һава торышы болытлы булачак, шулай ук кар явуы көтелә. Кайбер урыннарда буран чыгарга, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 9–14 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава температурасы -9 дан -14 градуска кадәр салкын булачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бик кирәк булмаган очракта, зур юлларга чыкмаска киңәш итә.

автор фотосы


Нет комментариев