Бу елның соңгы ярминкәләрен күз уңында тоту сорала
Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәсенең чираттагысы 23 декабрь көнне үткәрелә.
Ул, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 7дә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылачак.
Ә агымдагы елның соңгы ярминкәсе 30 декабрьгә планлаштырыла. Яңа ел бәйрәме ялларында, ягъни 6 гыйнварьда ярминкә булмаячак. Шуңа күрә озын ялларга җитәрлек авыл хуҗалыгы продукциясе туплап калырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев