Бу атнада җылыта, буран, көчле җил була
Атна уртасында һава температурасы 2 градуска кадәр җылыначак.
18 декабрьдә Татарстанда буран көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге кисәтә.
Һава торышы болытлы, кар явуы ихтимал. Көндез 0..-5 градус булачак, юлларда бозлавык һәм кар көртләре. Атна уртасында һава температурасы +2 гә кадәр җылыначак.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, машина йөртүчеләргә транспорт чаралары арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска, куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт итү тизлеге һава һәм юл шартларына туры килергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев