Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
Шәһәрдәшләребез Равия апа белән Фаиз абый Зәйнуллиннар 60 ел үрнәк гаилә тормышында яшәп бриллиант туйларын каршы алдылар.
Бүген аларны күркәм гаилә бәйрәмнәре белән өйләренә барып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина район, республика җитәкчелеге исеменнән тәбрикләделәр.
"Сез ил икътисадын тырыш хезмәтегез белән күтәрүче, уңган балалар үстереп гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген яшь буынга җиткерүче мөхтәрәм кешеләр. Республикабыз Рәисе, районыбыз башлыгы исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сәламәт булыгыз, балаларыгыз кадер-хөрмәтендә озын гомер итегез", - диде Регина Николаевна Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырып.
Равия апа белән Фаиз абый ике кызлары - Венера белән Люцияне олы тормыш юлына бастырып, алар тормышына, 3 онык, 1 оныкчыкка куанып яшиләр.
Равия апа районыбызның Имәнлебаш авылы кызы, Фаиз абый Чаллы шәһәреннән. Яшьлекләрендә алар туган төбәкләрендә хезмәт юлларын башлап, аннан Түбән Кама шәһәрендә гомер иткәннәр. Фаиз абый урманчылыкта, шәһәрне яшелләндерүдә хезмәт куйган, Равия апа даруханәдә эшләгән. Алар Зәйдә медицина өлкәсендә билгеле нәсел булган Зәйнуллиннар туганнары.
"Күрше шәһәрдә генә гомер итсәк тә, үзебезнең Зәй олыгайган көнебездә магнит кебек үзенә тартып кайтарды, рәхәтләнеп яшибез", - ди Равия апа.
Ә Фаиз абыйга әле кичә генә, 21 ноябрьдә 86 яшь тулган. Бер гаиләнең ике күркәм бәйрәме балаларын, туганнарын бер йортка җыйган. Алар аны мул табынлы Коръән ашында, Аллаһыдан хәерле, имин тормыш теләп үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев