Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бозда сак булыгыз!

Бу көннәрдә һава температурасының еш үзгәрүе су объектларында бозның ныклыгына йогынты ясый.

Шуның белән су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бигрәк тә балыкчылар үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

Әгәр һава температурасы өч көннән артыграк 0 градустан югары булса, ул чагында бозның чыдамлылыгы 25 процентка кими. Боз астан да, өстән дә эри башлый. Кояш нурлары, яңгыр, томан, шулай ук монолит структурасын җимереп боз аша үтеп кергән кар сулары йогынтысыннан боз җимерелә. Боз өстенә су чыккан, күпсанлы бәке тишелгән урыннарга якын бармаска.

Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатларында әти-әниләргә аларның буш вакытларын кайда үткәрүләренә күз салырга кирәк. 

Хөрмәтле балыкчылар, яраткан мавыгуыгыз сезгә бары тик шатлык китерсен өчен бозга кергәндә сак булыгыз. Хәвефсезлек чараларын күзәтү гадәттән тыш хәлләрдән котылып калу мөмкинлеге бирәчәк.

Гадәттән тыш хәлләргә тарыган очракта коткаручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең бердәм телефонына шалтыратыгыз, стационардан — 01, мобиль телефоннан 10, 112 саннарын җыегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев