Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бохарайда тормыш кайный

Бүген Зәй районының авыл җирлекләре башлыклары, төрле хезмәтләр күрсәтү өчен җаваплы оешма җитәкчеләре район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә Бохарай җирлегендә күчмә утырышта катнашты.

Урыннарга чыгып күзәтеп, авыл җирлекләрендә халыкның яшәү-көнкүреш шартларын бәяләүгә багышланган семинарлар Зәй районында традицион төстә дәвам итә.

Бохарай авыл җирлеге исә Әлкин, Шунак, Апач, Бохарай торак пунктларын берләштерә. Биредә 621 кеше яши. Җирлектә балалар саны аз, бу уку елында мәктәптә беренче сыйныфка керүче бер бала да юк. Ә менә күпбалалы гаиләләр өчәү исәпләнә. Шуларның берсе үз тырышлыгы белән Бохарайда сәүдә ноктасы ачып халыкны азык-төлек, көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итә.

— Күпбалалы Семениннар гаиләсе үз йортлары янәшәсендә заманча, матур кибет төзеп эшли башладылар. Аларның үз пекарнялары да бар, яңа пешкән ипи, күмәчләрне дә авыл халкына тәкъдим итәләр. Тырыш гаилә — җирлек йөзе, — дип ассызыклады Бохарай авыл җирлеге башлыгы Елена Груздева.

Җирлекнең башкарма комитет бинасында балалар бакчасы да урнашкан. «Урман мелодиясе» дип исемләнгән бакчада 5 бала тәрбияләнә. Ә мәктәптә 55 бала укый. Аларның бер өлеше мәктәп автобусларында Урсай, Әлкин, Апач, Сармашбаш авылларыннан алып килеп укытыла. Мәктәп директоры Руслан Николаев белдерүенчә, балаларга уку, өстәмә шөгыльләр белән мавыгу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, балалар санының артуы кирәк.

Авыл җирлегенең социаль-көнкүрешенә килгәндә, күпчелек халык шушы территориядә урнашкан «Ромашкино» санаторий-профилакторийсында эшли. Семинар барышында бу объект эшчәнлеге белән дә танышу булды. Директор Владимир Пещеров санаторий тарихына тукталып, узган ел аңа 50 ел тулуын билгеләп үтте.

«Тарихы белән 1973 елга барып тоташкан санаторий вакыт үтү белән заманчалаша барып, бүген биредә саулыкны ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Без үзебездә минераль суны махсус шешәләргә тутырып дәваланучыларга бирүне дә гамәлгә керттек», — диде ул.

Сәламәтлек саклау учреждениесенә килгәндә, Бохарай җирлегендә заманча фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылып эшли. Биредә инде утыз елдан артык фельдшер Зинаида Чернова хезмәт куя. Аңа быел ярдәмгә махсус курслар үткән тагын бер хезмәткәр кушылган.

— Без Бохарай авыл җирлегендә яшәүчеләрдән тыш, күрше-тирә авыллар кешеләренә дә мөрәҗәгать иткән очракта медицина ярдәме күрсәтәбез. Чөнки бар уңайлыклары булган ФАПта кешеләргә хезмәт күрсәтү авыр түгел. Халык эшебездән канәгать, — ди Зинаида Чернова.

Җирлектә янгын куркынычсызлыгы депосы да бар. Анда ике махсус машина тора. Иң мөһиме янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре профилактик чаралар кысаларында өйдән-өйгә йөреп аңлату эшләре, күзәтүләр алып баралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, бу елда янгын очраклары теркәлмәгән.

Авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә килгәндә, 5 крестьян-фермерлык хуҗалыгы теркәлгән. Алар нигездә үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Ә шәхси хуҗалыкларда 79 мөгезле эре терлек асрала.

«Терлек тотучылар дәүләт программаларыннан файдаланып төрле субсидияләр алалар. Бу авыл кешеләре өчен зур ярдәм. Мәсәлән, безнең җирлектә яшәүчеләр 124 мең сумлык субсидия алдылар. Быел 4 шәхси-ярдәмче хуҗалык бройлерлар үстерү өчен субсидия алырга гариза бирде, узган ел ике шундый хуҗалык 10 мең сумлык субсидия алган иде», — диде әлеге темага тукталып Елена Владимировна.


Бохарай җирлеге чисталыгы, территорияләрнең тәртиптә булуы белән игътибарны җәлеп итә. Су мәсьәләсендә кешеләр артезиан скважинасы суы эчәләр, ә менә җәйге чорда куллану өчен су проблемасы булгалый икән. Шуңа да җирлек башлыгы суүткәргечләрне алыштыру, су башнясын төзекләндерү өчен 2 млн. сумга грантка дәгъва итүләрен белдерде.

Ә юлларны тәртиптә тоту, яктырту мәсьәләсендә эшләр тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Халыкның тормыш шартларын яхшыртуда үзарасалым программасы мөһим роль уйный.

— Узган ел без кешеләрдән 177 500 сум җыйдык, республикадан кушылган акча белән ул — 887 500 сумны тәшкил ите. Аңа Бохарайда Заречная урам юлы төзекләндерелде, Әлкиндә һәм Апачта шулай ук урам юллары ремонтланды, Шунакта халыктан җыелган үзарасалым акчасына тагын 50 мең сум өстәмә керем акчасын кушып зиратны койма белән әйләндереп алдык. Быел да үзарасалым акчасы инде тупланды. Аңа Бохарайда урам юлын төзекләндерү, балалар мәйданчыгына футбол уены өчен капка алу, янгын куркынычсызлыгы гидранты урнаштыру, Әлкиндә, Апачта, Шунакта урам юлларын тәртипкә китерү планлаштырылды, -ди Елена Груздева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев