Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Бөтенроссия кыр көне»ндә зәйлеләр дә катнаша

Бүген республикабызда «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсен һәм Татарстанда уза торган унынчы җир сөрү буенча Россия ачык чемпионаты старт алды.

Аның кысаларында Лаеш Районында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен укулар, түгәрәк өстәл артында фикер алышулар оештырылды. Ә махсус бүленгән кишәрлектә механизаторлар җир сөрү осталыгында ярышуга кереште.

Махсус укуларда безнең Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә катнаша. Ә иртәгә "Бөтенроссия кыр көне"ң төп чарасы, тантаналы өлеше үтәчәк. Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы оешмалары башлыкларыннан торган зур делегация катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев