Бөтенроссия яшь армиячеләр акциясе
«Мәгариф» илкүләм проекты “РФ гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү” төбәк проекты кысаларында Зәйнең 6нчы мәктәбендә Советлар Союзы Герое Николай Майков исемен йөртүче яшь армиячеләр отряды әгъзалары, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган “Ерак көнчыгышта Җиңү” дип исемләнгән интерактив викторинада катнаштылар.
Иң башта балалар алдында “Яшь армиячеләр” оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Александр Ширяев чыгыш ясады.
- Викторинада яшьләребез үз белемнәрен ныгыталар, бу Россия патриотлары булу өчен үз илең турында тирәнтен белү өчен дә бик мөһим. Команда уенында яшь армиячеләр коммуникатив бурычларны чишү күнекмәләрен үстерәләр, үз-үзләрен шәхес буларак күрсәтәләр, бер-берсенең фикерен тыңларга, түзем булырга, иптәшлек кыйммәтен аңларга, сөйләшергә, бер-берсен тулыландырырга өйрәнәләр. Тарих битләренә үз күзлекләреннән карап, ул вакыйгаларны үз кичерешләре аша күзаллап, белемнәрен ныгыталар. Бу уенда мәсәлән, балалар Икенче Бөтендөнья сугышы турында тагын бер кат белемнәрен сынадылар, - ди Александр Иванович.
“Интерактив викторина мәгариф системасында дәүләт бәйрәмнәре, сугышчан дан көннәре, Россиянең истәлекле даталары уңаеннан методик рекомендация формасында тәкъдим ителә. Бу укучыларда үз фикерләрен белдерү аша патриотик кыйммәтләрне үстерергә ярдәм итә. Ватанга тугрылык, патриотик хис, үз илең белән горурлану тәрбияләү – ул “Мәгариф” илкүләм проекты “РФ гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү” төбәк проектының төп бурычы”, -дип искәртте мәктәп директоры Ләйсән Камалиева.
Яшь буын арасында патриотик тәрбияне үстерүгә зур игътибар бирүне Россия Президенты Владимир Путин сорый. 2022 елда аның тәкъдиме белән оешкан “Балалар һәм яшьләрнең беренчеләр хәрәкәте”ндәге 12 юнәлеш тә гражданлык бурычын үтәү, төрле тармакларда Ватанга хезмәт итү идеяләре белән тулыландырылган. Без Бөек Ватан сугышы елларында әби-бабаларыбызның кылган батырлыгын белергә, күңел түрләребездә сакларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев