Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Борчылырга урын юк

Район хәрби комиссариатыннан запаста булган ир-егетләргә мәгълүматларны чагыштыру, тикшерү өчен почта аша 2000гә якын хат җибәрелгән.

«Татмедиа» АҖнең «Зәй информ» филиалы җитәкчесе Александр Исаков узган атна ахырында хәрби комиссариатка килергә дигән хәбәр алган.

— Почта тартмасында бер атна эчендә хәрби комиссариатка килеп, мәгълүматларны чагыштыру кирәк дип язылган уведомление ята иде. Икенче көнне комиссариатка киттем. Комиссариат хезмәткәре кирәкле мәгълүматларны алды һәм контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге турында да хәбәр итте. Хәрби комиссариатта мин мәгълүмат тикшерү өчен чакырылган бердәнбер кеше түгел идем, — ди ул.

Хәрби комиссариатта хәрби исәпне алып бару өчен почта хәбәрләре җибәрүләрен расладылар. Мондый эш даими алып барыла. Быел хөкүмәт хәрби хезмәткә чакыру турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертте. Сүз шулай ук повесткалар җибәрү турында бара — хәзер аларны элеккечә кулга тапшырмыйча, заказ хаты яки электрон формада җибәрергә дә мөмкиннәр. Моннан тыш, хәрби дәрәҗәләре булган гражданнарның (рядовой, матрос, сержант, старшина, прапорщик, мичман) запаста булуның чик яше 5 елга арттырыла.

— Район буенча мәгълүматларны чагыштыру, тикшерү өчен запаста булган ир-егетләргә 2000гә якын почта аша хат җибәрелде. Контракт буенча хезмәтне барлык таләпләргә туры килгән ир-егетләргә тәкъдим итәбез, — ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

Ул хәрби комиссариаттан хәбәр алуга паникага бирелмәскә, ә билгеләнгән срокта килергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев