Бөгелмә драма театры директоры эшеннән азат ителде
Хатын-кыз үзенең әнисен эшкә алган һәм аңа башкаларга караганда күбрәк түләгән.
Бөгелмә дәүләт рус драма театрының директоры Эльвира Сибгатуллина- Челик ышанычны югалту сәбәпле эшеннән азат ителде. Бу хакта «Вечерняя Казань» хәбәр итә.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, директор коррупциягә каршы көрәш турындагы законны бозган — ул үзенең әнисен театрга эшкә алган. Моннан тыш, әнисенә башка хезмәткәрләр белән чагыштырганда күбрәк күләмдә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләгән.
Прокуратура таләбе буенча театр директоры вазифасыннан азат ителгән, диелә хәбәрдә.
Ул Бөгелмә дәүләт драма театры белән 2023 елдан җитәкчелек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев