Бөек шәхесләргә багышланган музей
Түбән Биш мәктәбендә Рабит Батуллага атап музей ачарга җыеналар.
Тиздән – февраль аенда Түбән Биш мәктәбендә якташыбыз, Габдулла Тукай премиясе иясе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батуллага багышланган музей ачарга җыеналар. Музейнең бер экспозициясе – Түбән Биш мәктәбендә белем алган, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил (Николай) Дунаевка багышланачак.
2021 елда Рабит Батулла үзенең озак еллар тупланган мирасын, Мактау кәгазьләрен, тормыш-көнкүреш әйберләрен үзе укыган Түбән Биш мәктәбенә бүләк итеп биргән. Мәктәп коллективы барысын бергә туплап-җыйнап, музей бүлмәсе ачарга җыена. Узган ел мәктәп коллективы, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектта катнашып, грант откан. Әлеге проект Түбән Биш мәктәбен тәмамлаган Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булган бөек шәхесләр – Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләмов, Наил Дунаевлар иҗатын тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирә. Бу проектта җиңү түбәнбишлеләргә заман таләпләренә туры килә торган музей-бүлмә оештыруда зур ярдәм булып тора. Алар грант акчасына музей өчен барлык кирәк-яраклар алган. Заманча итеп эшләнгән киштәләр, музей экспонатларын урнаштыру өчен пыяла белән капланып эшләнгән кечкенә шкафлар, күчмә тавыш аппаратлары, микрофоннар өчен стойкалар һәм башка бик күп кирәк-яраклар музейда урнаштырылган. Музейның бер өлешендә Рабит Батуллага бүләк итеп бирелгән сөлгеләр урын алган. Аларның саны ике дистәдән артык. Иң озын гомерле сөлгегә – бер гасырдан артык. Аны – Кукмарадан Сабантуй батыры Альберт Минһаҗетдинов, икенче озын гомерле сөлгене Рабит агага Казан арты Мөндеш авылы килене бүләк иткән булган. Биредә шулай ук Рабит Батулланың кулъязма рәвешендә сакланган, язу машинкасында бастырылган әсәрләре аерым папкаларда урын алган. Музейның иң түрендә Рабит Батулла портреты тора. Портрет астында аның төрле елларда, төрле басмаларда дөнья күргән әсәрләре, язмалары аерым бер җыентык итеп тупланган. Шунда ук аның Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары зур урынны алып тора.
“Өч йолдыз” экспозициясе – музейның югары ноктасы
Музейның бер як стенасын “Өч йолдыз” дип аталган экспозиция бизи. Биредә күренекле якташыбыз Рабит Батулла турында бик күп мәгълүматлар урын алган.
Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары, инсценировкалары, бер пәрдәле пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында һәм курчак театры сәхнәләрендә алтмышынчы еллардан күренә башлый. 1966 елда беренче китабы — “Исемем минем Дүрткүз” дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. 2019 елда Рабит Батулла 80 яшендә 88нче китабын бастырып чыгара.
Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Зәй районы Бишсубашы (Пусташит) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1965 елда Түбән Биш авылының унберъеллык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге халык теат-рында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Түбән Биш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе Мөдәррис Әгъләмов исемен йөртә. Аның исемен мәктәпкә кайтару өстендә Мөдәррис Әгъләмовның дусты Филүс Хисаметдинов зур өлеш кертә. Филүс Хисаметдинов шагыйрьнең костюм-чалбарын, журнал өстәлен, портретын ясатып, мәктәпкә бүләк иткән. Чыннан да, бүгенге көндә сыйныф бүлмәсе бөек шагыйрьнең рухын саклый. Бу бүлмәгә килеп керү белән сине Мөдәррис Әгъләмов үзе каршы алган кебек тоела.
Наил (Николай) Дунаев 1937 елның 3 маенда Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлый һәм Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Театрда эшләү дәверендә ул үзен талантлы, киң иҗади диапозонга ия артист буларак күрсәтә.
Наил Дунаевның тамашачы күңелендә сакланган рольләренең берсе – Әхмәт Фәйзинең “Габдулла Тукай” әсәрендәге Тукай образы. Актер тирән кешелекле, үз халкының язмышы өчен кайгыручы шагыйрь образын иҗат итә.
Актерның соңгы елларда иҗат иткән образлары арасында тамашачы мәхәббәтен казанган роле – «Гөргөри кияүләре»ндәге Гөргөри образы. Наил Дунаев Казан дәүләт мәдәният институты профессоры булып эшләде. Бүген аның шәкертләре - Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Оренбург һәм башка театрларның танылган актерлары.
Гомумән, музейлар укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев