Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек мәгърифәтче турында өйрәнүләр тукталмый

Зәебездә унынчы тапкыр бөек мәгърифәтче, тарихчы, педагог, табиблык һөнәрен башкарган Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Бу юлы ул аның «эзләре» калган районыбызның Имәнлебаш, Куш-Елга, Югары Мәлем авылларын колачлады.

Юбилей конференциясе «Ялчыгол мирасы-халкыбыз хәзинәсе» исеме астында үтеп Татарстанда «Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы», районда «Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы» кысаларында үткәрелде. Анда республика Диния назәретеннән, күрше-тирә районнардан дин әһелләре, күренекле якташларыбыз, билгеле шәхесләр килгән иде.
Кунаклар иң башта Имәнлебаш авылы зиратында Таҗетдин Ялчыгол каберенә килеп дога кылдылар, аның белән бәйле тарихи истәлекләрне барладылар. Мәгърифәтче эзләре буйлап сәяхәт Куш-Елга авылында дәвам итте. Биредә шулай ук авыл зиратында Таҗетдиннең дәвамчылары булган улы, оныгы каберенә дога кылынды. Авылда күркәм төзекләндерелгән «Хәзрәт чишмәсе» буенда театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде, шифалы чишмә суыннан авыз итәргә мөмкин булды. Ә мәдәният йорты каршындагы күргәзмәдә татар халкының үлән чәйләре, көнкүрештә кулланылучы кирәк-яраклар күрсәтелде. Фәнни-гамәли конференцияне район башлыгы Разиф Кәримов ачты:

— Белгәнебезчә, галим халыкны мәгърифәтле, әхлаклы итү өчен күп көч куйган, дәвалау белән шөгыльләнгән. Шушындый олуг шәхеснең моннан өч гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе белән без лаеклы горурланабыз. Бүген дә нәсел дәвамчылары арасында династияләре белән сәламәтлек сагында торучы табиблар, укытучылар, башка һөнәр ияләре бар. Ялчыгол нәселе дәвамчысы — Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров. Ул бүгенге конференциябез уңаеннан менә шундый хат җибәрде: «Халкыбызның телен, тарихын, мәдәниятен саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өстендә алып барган зур эшчәнлегегез аерым ихтирамга лаек. Ошбу файдалы эшне киләчәктә дә дәвам итүегезне телим. Конференция файдалы һәм камил узсын дигән теләктә калам, -диелгән Әсгать Әхмәтович хатында. Ә бүгенге конференциябездә аның сеңлесе — Әнисә Әхмәтовна катнаша. Соңгы елларда Әсгать Әхмәтович ярдәме белән районыбызның Ялчыголга бәйле авыл җирлекләрендә шактый эшләр башкарылды. Куш-Елгада «Хәзрәт чишмәсе» төзекләндерелде, хәзрәтләребезнең кабер ташлары яңартылды, заманча мәдәният йорты сафка басты. Барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел. Без бу эшләр өчен бик рәхмәтле, — диде ул.

Чыннан да Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары арасында төрле һөнәр ияләре, үз нәсел-нәсәбен барлауга җитди игътибар бирүчеләр күп. Зәебездә дә алар бердәм булып, ерак бабаларының эшчәнлеген бүгенге һәм киләчәк буынга җиткерү өстендә эшлиләр. Араларыннан Таҗетдин Ялчыголның бишенче буын вәкиле Рәзилә Җиһаншина мәсәлән, елдан-ел туганнарыбыз табылып тора ди.

— Бүгенге көндә Ялчыгол оныклары инде 300гә якын кеше. Әле без бер-беребезне табуны, аралашып ерак бабабызга кагылышлы мәгълүматларны җыюны туктатмыйбыз. Эшләнгән эшләр күп, әмма әле эшләнәсе дә күп. Менә Әсгать Сәфәров ярдәме белән «Тамырлар» китабы дөнья күрде. Бу бик зур эшне үзенә туплаган китап. Туганыбыз Ленар Шаһиев тырышлыгы белән нәсел мөһере булдырылды. Без Санкт-Петербургтагы милли китапханә белән элемтәгә кереп тә эш алып барабыз, — дип уртаклашты Рәзилә ханым.

Ә мәгърифәтче, дин әһеленә багышланган бу чараның әһәмияте турында Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ассызыклады.

— Ислам дине безне билгеле затларыбызны зурларга, кадерләргә чакыра. Ә Таҗетдин Ялчыгол исә төрле өлкәләрдә эшләгән мөкәмәл кеше. Без зәйлеләрнең мондый изге эшне алып баруларына сөенәбез. Үткәнен, ерак бабаларын белгән халыкның киләчәге дә бар аның, — дип белдерде ул.

Ә фәнни-гамәли конференциянең яшь буын өчен әһәмиятенә Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче халыкларның туган телен саклау, үстерү буенча комиссия әгъзасы Рамил Төхвәтуллин басым ясады.

— Тарихи хәтер буыннан-буынга дәвам итәргә тиеш. Хәзер без яшь буынның телебезне бик яхшы беләмәве өчен борчылабыз. Ә бит әгәр дә яшь кеше үзенең менә шундый булган, билгеле шәхесләре турында тирәнтен белсә, анда һичшиксез үз тамырлары белән горурлану барлыкка килә. Аларда менә шундый кешеләргә охшарга, аларга тиңләшергә омтылу барлыкка килә. Бу бик мөһим, шуңа да без яшьләребезгә Таҗетдин Ялчыгол, башка билгеле мәгърифәтчеләр турында сөйләргә, алар турында тарихи спектакльләр, фильмнар әзерләп яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез, — диде ул.

Якташыбыз язучы, җәмәгать эшлеклесе, драматург Рабит Батулла да Ялчыгол кебек шәхесләр турында төрле риваятьләргә нигезләп нәфис фильмнар, әдәби әсәрләр тудыруның мөһимлеген әйтте.

«Шаккаткыч галимнәребез бар безнең, аларны барларга кирәк. Әсәрләр, документаль фильмнар әзерләргә кирәк. Таҗетдин Ялчыгол мәсәлән, бик катлаулы язмыш кичергән кеше ул. Аның турында бик тәэсирле эшләр чыгарырга була. Ә андый күләмле эшләрдә безнең тарих саклана», — дип билгели язучы.

Ул Таҗетдин Ялчыголның музыка уен коралларында да уйнавын ассызыклады һәм үзе дә балалар ансамбле тарафыннан башкарылган курай моңнарын кинәнеп тыңлады, соңыннан үзе дә курайны кулларына алып уйнап җибәрде.

Ә археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин Зәй җирендә археологик казу эшләре алып барырга хыяллануы белән уртаклашты.

«Зәй ягы төбәге археологик эзләнүләр буенча бик аз өйрәнелгән төбәк. Биредә казу эшләре алып барган очракта бик тә кыймммәтле тарихи ядъкәрләргә юлыгасыбызга иманым камил. Бәлки ул эшләрне башкару мөмкин булса, Таҗетдин Ялчыгол һәм башка галимнәребез турында да тагын күп нәрсәләр белә алыр идек», — диде ул.

Академигыбыз, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов үзе шәхсән Таҗетдин Ялчыгол иҗатын өйрәнгән, аның әсәрләрен тәрҗемә иткән кеше. Ул Зәйдә узучы фәнни-гамәли конференциядә дә беренче елдан ук катнашып, анда сүз сүзен әйтеп килә.

— Ялчыгол укулары Зәйдә элеккеге имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов башлангычы белән оештырылган иде. Башта ул зур булмаган форматта үткәрелсә, елдан — ел аның географиясе киңәя, үзебезнең төбәктән чыккан галимнәребез саллы чыгышлары белән эчтәлеген ача, яңа мәгълүматларга баей бара. Бу башлангыч нәсел дәвамчыларына да зур этәргеч булды. Алар да, үзләренә хас үҗәтлек белән, тарихларын өйрәнәләр, тапканнары белән теләп уртаклашалар. Таҗетдин Ялчыгол монда тумаса да, Зәй төбәгендә гомеренең зур өлешен яшәгән. Димәк, бүгенге күзлектән карап, тулы ышаныч белән, районда моннан дистә ел элек хәерле эшкә нигез салынган дип әйтә алабыз. Мин моның өчен оештыручыларга, район хакимиятенә рәхмәтле. Конференция Ялчыгол иҗатына битараф булмаганнарны яңадан-яңа эзләнүләргә рухландыра, ә бу бик мөһим. Шәхсән үземнең әле күптән түгел «Татарская литература и Восточная класссика» дип исемләнгән китабым басылып чыкты. Мин анда Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференция турында да бәян иттем. Чөнки мондый бөек шәхесләребезне белгәндә, аларны яшь буынга җиткергәндә генә безнең халкыбызның киләче бар, — дип сөйләде Хатыйп Йосыф улы.

Фикер алышулардан соң Таҗетдин Ялчыгол нәселе дәвамчылары Югары Мәлем авылына юл тотты. Биредә түгәрәк өстәл артында туганнар очрашуы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев