Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек Җиңү көнен якынайтуда аларның өлеше зур

Зәй районы социаль фондының клиентлар хезмәте бүлегендә “Хәтер дивары” барлыкка килде.

Бөек Ватан сугышы чорының авыр, аяусыз мизгелләре елдан-ел бездән ераклаша барса да, Җиңү көнен якынайтучы сугыш кыры, тыл батырларының изге гамәлләре, аларның төрле авырлыкларга чыдамлыгы җуелмас хәтер булып саклана. Алгы сызыктагы солдат, заводтагы яшүсмер, фронттан ерак авылдагы колхозчы, һәркайсы мөмкин булганча, әле хәтта соңгы көчләренәчә ил иминлеге өчен үз-үзләрен аямыйлар. Дошман белән каты көрәштә ватандашларыбыз туган илгә карата чын күңелдән ярату хисен, тиңдәшсез ныклык һәм батырлык үрнәген күрсәттеләр.
Аларның күбесе бөтен сугыш чорын кичергән, күпләре һәлак булган. Һәлак булганнар, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә, Зәй районы социаль фондының клиентлар хезмәте белгечләре барлык сугыш батырларына тирән хөрмәт йөзеннән “Хәтер дивары” әзерләделәр. Анда хезмәткәрләрнең сугыш чоры шаһитләре булган, үзләре бу вакыйгаларда катнашкан бабалары, әбиләре, туганнары һәм якыннарының фотосурәтләре, алар турында мәгълүматлар урнаштырылган. Хезмәткәрләр стендны караучыларга биредә георгий тасмалары да тагалар.

- Җиңү көне алдыннан социаль фондның клиентлар хезмәте белгечләре үзләре дә һәр мөрәҗәгать итүчене күкрәкләренә беркетелгән георгий тасмасы белән каршы алалар. Бу традиция инде күп еллар дәвам итә һәм без “Георгий тасмасы” ациясенә һәрвакыт кушылабыз. Бу-Бөек Ватан сугышының барлык геройларын искә алу символы булып тора. Ленталар тапшырганда зәйлеләрнең елмаюын күрү һәм Җиңү көне белән котлау сүзләрен ишетү бик күңелле, - дип сөйләде социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Фотолар Зәй районы социаль фондының клиентлар хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев