Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөек әдибебез иҗатын бергәләп укыйбыз

Билгеле булганча, республикада шул исәптән безнең район китапханәләрендә дә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны каршылап һәр пәнҗешәмбедә «Тукайны бергәләп укыйбыз» исеме астында әдәби сәгатьләр уздырыла.

Бүген – пәнҗешәмбе, димәк,  «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проектында катнашырга вакыт.

"Бу пәнҗешәмбе көнне, 29 гыйнварда, без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Һәр ялтыраган алтын түгел» дигән шигырен укыйбыз. Тукай иҗаты белән кызыксынучыларны Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне үз авыллары китапхпнәләрендә көтәбез", - ди үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина.

Шулай ук, Тукай шигырьләрен уку проектын  онлайн форматта да хупларга була. Моның өчен  социаль челтәрләрдә үз аккаунтларыгызда шигырь укуның видеоязмасын урнаштырырга  яки фикерләрегез белән  уртаклашырга мөмкин. Әлбәттә инде түбәндәге   хештегларны куярга онытмагыз:

#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев