Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Благострой» ширкәте коллективы өмәгә чыкты

1 апрельдән шәһәрне һәм район территориясен чистарту буенча экологик өмәләр башланды. Шәһәр урамнарында һәр көнне диярлек чүп-чар җыеп йөргән эшчеләрне күрергә мөмкин.

Бүген «Благострой» ҖЧШ коллективы үзләренә беркетелгән территориядәге чүпне, кипкән үләнне җыялар.

-Безнең ширкәткә шәһәрдә боҗрадан алып Нефтьчеләр проспектына кадәр территория беркетелгән. Аны ике яклап чистартабыз. Көндәлек эшебездән тыш, санитар көннәрдә үзебезгә беркетелгән территорияләрне чистартырга чыгабыз. Бүген өмәгә ширкәттән тугыз кеше җәлеп ителде. Әйләнә-тирәбездә чисталык саклауга һәркем үз өлешен кертергә тиеш, — ди «Благострой» ширкәте җитәкчесе Максим Сабанов.

Урам буйлап барганда еш кына полиэтилен пакет, чипсы, конфет кәгазьләре, пыяла ватыклары һәм башка көнкүреш калдыкларына тап буласың. Бу аеруча яз айларында ачык күренә. Кайвакыт чүп җыеп кына киткән урыннарда да яңадан тиз арада чүп-чар барлыкка килә. Шуңа күрә дә экологик тәрбияне һәркем үзеннән, гаиләсеннән башларга тиеш. Төзек, чиста, матур шәһәрдә яшәве күңеллерәк ич!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев