Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Биш зәйлегә партбилетлар тапшырылды

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эш сменасы башланганчы «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов предприятиенең биш хезмәткәренә партбилетлар, значоклар һәм бүләкләр тапшырды.

Петр Владиславович чыгышында Зәй юлчылар коллективының активлыгын билгеләп үтте. Предприятиедән партиягә 11 хезмәткәр кергән иде инде һәм беренче булып предприятие башлыгы Фидаил Хәернасов шәхсән үзе үрнәк күрсәтте.

— Без предприятиебездә һәм районда партия проектларын тормышка ашыруга ярдәм итәргә әзер. Без «Бердәм Россия» партиясенең хакимият кенә түгел, халык көче дә булуын күрәбез,- диде Фидаил Хәернасов.

Партбилетлар тапшырганнан соң Фидаил Рурикович коллективның ике хезмәткәренә югары һөнәри осталыклары һәм предприятие үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен «Татнефтедор» ҖЧШ Мактау грамоталары алулары белән котлады.

Иртәнге җидедә җыелышта катнашучыларның барысы да эш урыннарында иде инде. Юлчыларны агымдагы сезонда зур күләмдә эшләр көтә.

Фотолар «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев