Билгесез кешеләр ике зәйленең компьютер мәгълүматларын рөхсәтсез алганнар
Узган атнада Зәйдә полициягә ике хатын-кыз компьютер мәгълүматларына рөхсәтсез керүләре турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Зәйдә билгесез кешеләр ике хатын-кызның шәхси тормышы турында мәгълүмат алып, компьютер мәгълүматларына законсыз керү мөмкинлеге алган.
“Закон тарафыннан саклана торган компьютер мәгълүматларына рөхсәтсез үтеп кергән өчен РФ Җинаять кодексы буенча җаваплылык каралган”, - ди полиция хезмәткәрләре.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев