Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Билбау көрәшендә Зәй спортчылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр

3-4 ноябрьдә Башкортстанның Агидель шәһәрендә 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Башкортстан АЭСының беренче директоры М.А. Шакиров истәлегенә билбау көрәше буенча XXVII республика турниры узды. Анда Зәйдән тренер Регина һәм Равил Салиховлар шәкертләре яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Ярышларда 300дән артык спортчы катнашты. «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Данил Батурин, Данил Карпов, Мария Данилова үз үлчәү категорияләрендә өченче урыннарны алдылар. Аларның тренеры кызлы-әтиле тренерлар Регина һәм Равил Салиховлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев